Все люди – коллеги. По смерти.
Инсур Мөсәнниф
Миннән алда уз, әйдә!
Һай бу чиратларны!.. Көтә-көтә,
Кайчак гарык булып бетәсең.
Кемдер, этеп-төртеп, узып китә...
Без бит гади кеше – көтәсең.
Их, әйтәсе килә шундый чакта
(Әдәп белән инде, сүгенми),
Мәңге-мәңге онытмаслык итеп,
Ходай биргәненә күпсенми:
– Мин үлгәндә, бик-бик ашыгам, дип,
Миннән алда түргә уз әле!
Мине этеп егып, бер чиратсыз
Миннән алда гүргә уз әле!
13-16.04.2020.