Все люди – коллеги. По смерти.
Инсур Мөсәнниф
Гомер юлы ахыры
Ул кайчандыр чык тамчысы иде...
Кояш нуры төште, күккә очты...
Инде менә, кар бөртеге булып
Кире төшеп, туган җирен кочты...
Һәр нәрсә дә гади Табигатьтә:
Бу – әйләнешедер бары суның...
Ахыры бит шулай тәмамлана,
Озын, кыска булсын, барлык юлның...
Тормыш кануннары чагылышы –
Байтак кешеләрнең дә язмышы –
Буйсынудыр Җиһан җилкәненә:
Җитте исә гомер чикләренә,
Күпме таптаса да чит җирләрне,
Кайтып ята туган җиркәенә.
13.11.2020