Все люди – коллеги. По смерти.
Инсур Мөсәнниф
Гомеремнең тагын бер боҗрасы
Гомеремнең тагын бер боҗрасы
Күк читенә, ерак китеп батты.
Офыкларга,
Күңелемә бактым.
Ни югалттым анда һәм ни таптым?
...Бүген башымда бер чал чәч артты...
13-17.03.1995.
Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. «Гомеремнең тагын бер боҗрасы”. Шигырь. "Тургайлар канат кага" җыентыгы, авторлар коллективы. Уфа, "Китап", 1996, 14 бит.
2) Инсур Мөнәсиф (псевдоним хаталы басылган - Мөсәнниф дип укырга кирәк). «Гүмеремдең тагы бер божраhы...». Шигырь. Ж. "Шоңкар". 2002, №5, 60 б.
3) Мөсәнниф Инсур. Гомеремнең тагын бер боҗрасы... Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 106 б.