Все люди – коллеги. По смерти.
2018 елда язылган беренче шигырем
Инсур Мөсәнниф
Алыштырыр идем
Кичә генә әле унсигездә идем...
Бүген инде уздым алтмышны...
Кая барам: әллә мәңгелеккә,
Әллә...
Яшьлегемә кире кайтышмы?
Белмим, картлык зур хәсрәт һәм бәла микән,
Әллә инде картлык – шатлыкмы?
...Әмма, мөмкин икән, тормый икеләнеп,
Моңсу яшьлегемә алыштырыр идем
Шатлык булган шушы картлыкны.
18.01.2018.
Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Алыштырыр идем Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 204 б.