Злополучный день - день получки, когда все деньги заполучает жена
Автобиография түгел, ә лирик герой.
Инсур Мөсәнниф
Яшьлек хатирәсе
Яшь чак иде, мин Күрдемгә*
Нигәдер дип, барган идем,
Анда бер кыз күргән идем,
Күреп, телсез калган идем...
Кыюсызлык харап итте...
Өнсез калып, мин дәшмәдем...
Исемен дә сорамадым...
Авык авыз, и пешмәгән...
Уздым соңрак урамнарын
Аркылыга һәм дә буйга...
Күрмәмме дип, бардым хәтта
Һәр ел саен сабантуйга...
Эзләдем шул мин Күрдемнән...
Ә соңыннан... Ә соңыннан
Белдем шуны: ә ул булган...
Ә ул булган чит авылдан...
*Тәтешле районындагы авыл, Ә.Атнабайның туган төяге.
27.02.2019.
Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Яшьлек хатирәсе. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 269 б.