Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Барыбер булса...

Категория: 
Дата написания: 
30 декабря 2021

Барыбер булса...
Халык авыз иҗатында “ләкап” дигән төшенчә бар. Минем аңлавымча, бу йөремчәккә әверелгән тапкыр сүзләр. Хәзер аларны белүчеләр һәм кулланучылар бик сирәк... Алар хакында электән дә язганым бар иде (https://musanif.ru/page/avyl-mzklre/693, https://musanif.ru/page/kuze-kara-bulyr/836).
Шул ләкапләр исәбеннән тагын берсе искә төште.
Кайбер кешеләр ниндидер вакыйгага битарафлыгын күрсәтергә теләп:
– Миңа барыбер, – дип белдерә, ягъни алар вакыйгалардан өстен. Андыйларга халык авыз иҗатын хәтерләүчеләр:
– Барыбер булса, ишектән түгел, тәрәзәдән йөрерләр иде, – дип җаваплыйлар. “Халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул” (Г. Тукай).
Инсур Мөсәнниф.
30.12.2021.