Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Эткенә кызы Мөхтәрәмә (Мөхтәрәмә Гариф кызы Закирова, кыз фамилиясе Ситдыйкова)

Дата написания: 
08 апреля 2017

Туганлык җепләре белән көчлебез
Эткенә кызы Мөхтәрәмә

Очраклы гына кулыма Татарстан Республикасы Кукмара районы «Хезмәт даны» («Трудовая слава») гәзитенең 2004 ел, 4 сентябрьдә чыккан саны килеп эләкте. Күземә «Башкорт кызы Мөхтәрәмә» дигән мәкаләдә йөрәккә якын «Яңавыл», «Эткенә» сүзләре чалынып калды. Укымый буламы соң инде! Бу язма чыгышы белән Эткенә авылыннан, ә бүген Кукмараның 3 санлы урта мәктәбендә физика укытучысы булып эшләгән Мөхтәрәмә Гариф кызы Закирова турында булып чыкты. Әйе, безнең якташларны язмыш кайларга гына ташламаган, алар кайларда hәм кем генә булып эшләми. Әмма шунысы хак: яңавыллылар беркайда да сынатмый, район намусына тап төшерми, исемнәре hәрчак мактаулы. Мөхтәрәмә апа үрнәге дә моны раслап тора.

Ситдыйковлар гаиләсе ишле була — анда 10 бала үсә. Әтиләре, Гариф абый, Бөек Ватан сугышы ветераны hәм инвалиды, фронттан ике аягын да калдырып кайтуына карамастан, тирә-якта танылган балта остасы була. Ул вакытта Эткенәдә hәр икенче йорт диярлек аның куллары белән төзелгән. Балаларына белем бирергә тырышкан, җаннары теләгән hөнәр алуларын теләгән. Әниләре, Самания апа, балалары тәрбияләнгән, мал-туар каралган, бакча чүп үләннәреннән уталган булсын өчен барысын да эшләгән. Билгеле, балалары да читтә калмаган, үсә торганнар, кул арасына кереп, йорт эшләренең байтак өлешен үз өсләренә алганнар. Зур гаиләдә башкача була да алмый. Алар барысы да тормышта үзләренең лаеклы урынын тапкан.
...Кызларының берсе, Мөхтәрәмә, Бөре педагогия институтыннан соң хезмәт эшчәнлеген Ваяды сигезьеллык мәктәбендә математика укытучысы булып башлый. 1971 елда Татарстанга күчеп китә hәм Кукмара районының Поч-Кучук урта мәктәбендә тәрбияви эш буенча директор урынбасары, аннары Кукмара 3 санлы урта мәктәбендә физика укытучысы булып эшли. Еллар үтү белән тәҗрибә hәм осталык килә. Бүген ул «Әйдәүче укытучы», югары категориягә ия. Башка бүләкләрдән дә мәхрүм түгел.
Гадәти булмаган дәресләр: эшлекле уен, матбугат конференциясе, семинар, КВН; сыйныфтан тыш чаралар: «Йолдыз сәгате», «НЛО — нәрсә ул?», «Могҗиза-тәҗрибә», фән атналыклары; физика укытучыларының район семинарларында чыгышлар, ачык дәресләр h.б. — аның тынгысыз укытучы эшчәнлегендә болар барысы да бар...
1993 елда Кукмарада колледж — Казан технологик университеты филиалы ачыла. Мөхтәрәмә Гариф кызы 1995 елдан анда физика дәресләре укыта, ә 2001 елдан аның директоры булып тора. Хәзер аның элекке укучылары-талиблары арасында төрле тармак технолог-белгечләре дә бар.
Yз вакытында Закировлар гаиләсе мөгаллимнәр гаиләсе була — ире, Фәнил Шакир улы, мәктәп директоры вазифасын башкара, соңрак партия эшенә күчерәләр. Кызганычка каршы, 2002 елда вафат була. Өч ул үстерәләр. Өлкәне Фәнзил — шунда ук, Кукмарада, табиб-анестезиолог. Ул әнисенә бик матур ике кыз онык бүләк иткән. Уртанчысы Фәрит — Казандагы бер төзелеш оешмасында башлык урынбасары. Кечесе Илнур — Казан технологик университетының 3 курсы талибы.
Мөхтәрәмә апа — атаклы язучы да, күренекле галим дә түгел. Әмма ул тормышта hәм хезмәттә үз урынын тапкан. Аның хезмәтенең җимешләре — үзләренең укытучысын хөрмәт иткән hәм хәтердә тоткан укучылары. Туган якларын да онытмый, Эткенәдә еш була.
Яхшы ана, хуҗабикә, хатын, менә дигән укытучы, сабыр остаз, уңган хезмәтчән. Эткенәдә туып үскән Мөхтәрәмә Гариф кызына менә шундый бәяләмә бирергә була. Әйе, килешәм, андыйлар күпчелек. Ачыклап әйткәндә, минем Русиянең бөек киңлекләрендә теге яки бу сәбәп белән кече Ватаныннан аерылган дистәләрчә мең, ә күрше Татарстанда — берничә мең яңавыллы хезмәт салуын якташларымның хәтеренә генә төшерәсем килә. Районда hәм шәhәрдә аларның күпсанлы якыннары яши. Алар арасында туганлык җепләре өзелмәсен. Җан, йөрәк hәм кул җылысы суынмасын. Шул вакытта гына рухи тормышыбыз баерак булыр.

Соңгы сүз урынына. «Хезмәт даны» гәзитендәге мәкаләгә килгәндә исә, ул Мөхтәрәмә Гариф кызы турында бердәнбер язма булып чыкмады. Якташыбызның алдынгы эш тәҗрибәсе, хезмәттәге уңышлары турында үз вакытында «Мәгариф» журналы да (1999 ел, октябрь саны), шул ук район гәзите дә берничә ел элек язып чыккан икән. Татарстанда кайдадыр яшәгән якташларыбыз турында сүз чыкканда башка тагын менә нинди уй килә. Ә бит минем якташларым районыбызны данлау эшенә хезмәт итә. Мәсәлән, кайдадыр «Яңавыл» сүзен ишеткәндә яки укыганда, кешеләр шунда ук Илдар hәм Нил Юзиевны, Нурихан Фәттахны, Саҗидә Сөләйманованы, Әдип Маликовны hәм башкаларны исенә төшерә. Буыннар hәм тарихи йолалар чылбыры өзелмәсен.
Инсур Шәңгәрәев.