Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Әйе, заманалар булган — баһадирлар без түгел... (Ясәви Шәмсиәхмәт улы Фәтхетдинов)

Дата написания: 
06 апреля 2017

Исемнәрен искә алабыз
Әйе, заманалар булган — баһадирлар без түгел...
Инсур Шәнгәрәев

Район гәзите битләрендә Яңавылның 1950-1980 еллардагы тарихына кагылучы сирәк-мирәк мәкаләләр күренеп калганда, аларда Ясәви Фәтхетдинов фамилиясе еш очрый. Әле рәссам буларак, әле фотограф, әле Яңавыл район Мәдәният йортының (РМЙ), Яңавыл татар халык театрының үзешчән артисты, әле һәвәскәр кинооператор-кинорежиссер, әле иллюзияче буларак... 1949 елдан 1981 елга кадәр бер генә мәдәни чара да Ясәви ага катнашлыгыннан тыш үтмәгән. Өлкәнрәк буын кешеләре, кем ишетеп, кем танышлыгы буенча, аның хакында белә. Кем соң ул — бу гадәти булмаган, бар нәрсәгә дә өлгер, оста кеше? Мин шулкадәр билгеле, районның мәдәният тарихында якты эз калдырган шушы шәхес белән кызыксынмый булдыра алмадым. Районда гына түгел, кайчандыр аны республикада да, хәтта Мәскәүдә кинематография даирәләрендә дә әйбәт белгәннәр, чөнки ул берничә тапкыр Бөтенсоюз семинарларында катнашкан, мавыгу буенча иптәшләре белән үз тәҗрибәсен уртаклашкан. Аның тормыш, иҗади юлын өйрәнә башладым, эшкә сәләтлелегенә, риясызлыгына, шәхесенең кабатланмаслыгына һәм... кешеләрнең кыска хәтеренә таң калдым. Үз вакытында районны бөтен СОЮЗга данлаган кеше бүген онытылган диярлек. Ләкин безнең — алардан соң килгән буынның бурычы нәкъ онытылганнарны билгесезлектән йолып алу, аны бүгенге буынга хезмәткә кайтару. Акыл ияләре юкка гына, кеше хакында хәтер күпме яши, кеше дә шулкадәр вакыт исән, димәгән.

Биографиясеннән юллар

Шулай итеп, Ясәви Шәмсиәхмәт улы Фәтхетдинов 1923 елның 27 маенда Бәдрәш авылында туган. Бик иртә әнисез калган, үги ана белән үскән. Әмма ул ханым чын әнине алыштыра алырлык йомшак күңелле кешеләрдән булмаган. Шушы хәл Ясәвине, 1939 елда Бәдрәш җидееллык мәктәбен тәмамлаганнан соң, Свердловск шәһәрендәге «Уралмашзавод» фабрика-завод мәктәбенә китәргә мәҗбүр итә дә инде. Ул тәүдә слесарь өйрәнчеге була, бер елдан үзаллы эшкә күчерәләр. 1942 елда производство ихтыяҗы буенча шул ук «вазифа»га М.И.Калинин исемендәге заводка җибәрәләр, ләкин озак эшләргә туры килми: армияга чакыралар. Бер ел автополкта шоферлыкка укый, аннары фронтка китә. Сугыш ахырына кадәр зенит часте разведчигы була. Аның күкрәген «Хәрби хезмәтләре өчен», «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медальләре бизи. 1947 елга кадәр Калининград өлкәсендә (фашистик Германиянең элекке Кенигсберг шәһәре) «эмка» йөртә. Февральдә демобилизацияләнә, Яңавыл поселогына кайта, Сталин исемендәге район Мәдәният йортына инструктор булып эшкә урнаша. Ләкин озак эшләми. Бик еракта кебек тоелган Казахстан ССРның Көньяк Казахстан (хәзерге Джамбул) өлкәсенең Җувалы район Мәдәният йортына (үзәге — Бурное станциясе) сәнгать җитәкчесе итеп алалар. Анда аны бәһалыйлар. Ул чаралар оештырып кына калмый, үзе дә үзешчән сәнгатьтә катнаша, концертларда баянда уйный, төрле мөмкин булган чараларны бизи: лозунглар, өндәмәләр һ.б. төрле күрсәтмә агитацияләр яза. Ләкин туган ягыңнан да кадерлерәк нәрсә булуы мөмкин? Кире кайта. Яңавыл райпромкомбинатында бер ел рәссам булып эшләгәннән соң шушы ук вазифада РМЙга күчә һәм аңа 10 ел гомерен багышлый. Ул «Дружба» кинотеатрында да, Яңавыл район кулланучылар союзында да рәссам булып эшли. Ләкин аның мавыгуы үзгәрешсез кала: барлык шушы чорда Яңавыл татар халык театры спектакльләрен Ясәви Шәмсиәхмәт улы бизи. Алай гына да түгел: ул РМЙ сәхнәсендә байтак рольләрне башкаручы, ә соңрак «КХН» идарәсе драмколлективы спектальләрендә (анда да җитәкчелек итүне аңа тапшыралар) катнашучы була, ул анда гомеренең ахырына, 1981 елның мәкерле 23 декабрь көненә кадәр эшли, бу көнне аның йөрәге тибүдән туктый.
Я.Ш.Фәтхетдинов 1967 елда «КХН» идарәсенең фәнни тикшеренүләр лабораториясендә (НИЛ) КИП слесаре булып эшли башлый, аннары фотолаборатория мөдире, ЦНИПР инженеры була. (Бер ачыклау кертеп китик. Ул вакытта эш урынын еш алыштыручыларны «летун» дип атаганнар. Юк, ул андыйлардан булмый. Ул тормышны аның күп төрлелегендә, бар яклап татып карарга тели. Ә бу рәссам өчен шундый нык кирәк, югыйсә үсеш һәм осталык өчен этәргеч юк).
Бу аның биографиясенең рәсми-документаль ягы дип әйтик, алар хезмәт кенәгәсендә чагылган. Әмма аның тормышының тагын бер — рәсми булмаган ягы да бар... Ул да булса, сәнгатькә кагылган бөтен нәрсәгә омтылыш.

Фотограф

Ясәви фотоаппарат турында күптән хыяллана. Әле фронтта чакта ук аңа бер кадр төшерер өчен пулялар астына кергән хәрби фотохәбәрчеләрне күрергә туры килә. Аларның эшенә карата хөрмәт шул еллардан кала. Аның үзенең вакыйгалар үзәгендә кайныйсы, тормышның онытылмас мизгелләрен төшерәсе килә. Сугыштан соң, мөмкинлек килеп тугач та, фотоаппарат сатып ала.
Ул фоторәсемнәрне һөнәри осталык белән эшли. Уфада Башкортстан кооператив оешмаларының республика фотокүргәзмәләрендә даими катнаша, аның эшләре иң мактаулы урында эленеп тора.
Ул безгә, гәзитчеләргә дә чит кеше түгел — аның фотосурәтләре 1950нче елларда гәзит битендә иң беренче фоторәсемнәр була, ул вакытта әле фотохәбәрче штаты булмый, гәзит Советлар Союзының Телеграф агентлыгы (ТАСС) фотохроникасы эшләре белән генә бизәлә. №әм ул гомеренең ахырына кадәр диярлек «районка» белән элемтәсен өзми.
Ясәви Шәмсиәхмәт улы фотога гына төшереп калмый. Яңавыл поселогында 1953 елда Пионерлар йорты ачылгач, фототүгәрәк ача һәм аны җитәкли. Яңавылның байтак малайларын шушы кызыклы эшкә җәлеп итә. Шулай ук, мөгаен, бүген байтак гаилә альбомнарында да аның фотоэшләре сакланадыр.
Аның фоторәсемнәре хәзер Яңавыл шәһәре һәм Яңавыл районының алыштыргысыз тарихи документлары булып тора, чөнки 1950-1960 еллардагы бер генә яңалык та аның объективыннан читтә калмаган. Әгәр без моны бүген әлегә аңламасак та, соңрак киләсе буыннар аңлаячак.

Үзешчән артист

Аралашучан, җанлы кеше буларак, Ясәви инде армияда хезмәт итү елларында ук Калининград шәһәрендә үзешчән сәнгатьтә катнаша, баянда уйный. Аңа, Җувалы районында үзешчән сәнгатьтә иң яхшы катнашучыга, беренче урын яулаган өчен тапшырылган Мактау грамотасы да сакланган. Туган якларына кайткач, ул 1949 елдан алып Яңавыл Мәдәният йортында үзешчән сәнгатьтә актив катнаша.
Ә соңрак, Яңавыл халык театрын оештыручылардан һәм активистлардан, тәүге артистлардан берсе буларак, Я.Ш.Фәтхетдинов ул эшли башлаган көннән алып уйный. Мәскәүдә Бөтенрусия халык театрлары смотрында (1962) катнаша. Ул 1960нчы елларда Мәдәният йорты сәхнәсендә күп кенә кызыклы образлар тудыра. Аның М.Кәримнең «Кыз урлау» комедиясендәге уенын аеруча билгеләп үтәсе килә, ул анда аксакал Әҗмәгол ролен башкара. Театр бу комедия белән Уфа телевидениесе аша чыгыш ясаганнан соң, театр сәнгате белгечләре Яңавыл Әҗмәголының республика Академия театры Әҗмәголыннан яхшырак булуын билгели. Бу – үзешчән актер Я.Ш.Фәтхетдиновның югары башкару осталыгы хакында сөйли. Ул сәхнәдә озак һәм нәтиҗәле эшли, яңа, искиткеч образлар тудыра. Югарыда әйтелгән Әҗмәголдан тыш, хәзрәт (К.Тинчурин, «Казан сөлгесе»), Искәндәр, Карачурин (Ә.Мирзаһитов, «Утлы өермә»), Василий Иванович (Ю.Әминев, «Гөлчәчәк»), адвокат (К.Тинчурин, «Американ»), Исаак (Т.Гыйззәт, «Яшь йөрәкләр»), Хәйретдин, Мөгаллим карт (Ш.Камал, «Хаҗи әфәнде өйләнә»), бакенчы карт («Маякчы кызы»), Кырысбаев (Н.Әсәнбаев, «Таң йолдызы»), городовой (Х.Ибраһимов, «Башмагым») рольләрен һәм М.Җәлилнең «Күңел дәфтәре», И.Әхмәтнең «ґги кыз» драмаларында, М.Фәйзинең «Галиябану» трагедиясендә башка рольләрне дә башкарган. Аның сәхнәдәге уены һәрвакыт күзгә ташланып торган. Яңавыл татар театры республиканың 1960 еллардагы театр тормышында сизелерлек вакыйга булган, берничә тапкыр республика смотрларында, конкурсларында катнашкан. №әм Яңавыл артистларының чыгышы hәрчак жюриның югары бәясенә лаек булган. Мисал өчен, Я.Фәтхетдинов Искәндәр роле өчен республика халык театрлары смотрында I дәрәҗә Диплом белән (Уфа шәһәре, 1966 ел, декабрь), халык театрларының зона смотрында шул ук роль өчен II дәрәҗә Диплом белән бүләкләнгән.
Район кулланучылар җәмгыятендә эшләгәндә, үзешчән сәнгатьтә катнашучылар коллективын җитәкли һәм ул авыл коллективлары республика смотрының икенче турында III урын яулый.
«1966 елның 2 декабренда район Мәдәният йорты сәхнәсендә Яңавыл татар халык театрының драматург Ә.Мирзаһитовның «Утлы өермә» пьесасы буенча спектакле булырга тиеш иде. Ләкин театрның бар коллективы авыр хәлдә калды: спектакль өчен кылычка кын кирәк, ә аларны эшләргә вәгъдә иткән кеше аны үтәмәде — кын юк.
Ясәви Фәтхетдиновка киттем. Ул халык театрында актив катнашучы, әзерләнгән спектакльдә төп рольләрнең берсен уйный. Килеп туган хәлдән чыгу юлын ничек табу турында киңәшләшәсем килде. Мин аңа эшнең нәрсәдә икәнлеген сөйләп биргәч:
— Революция өчен бернәрсә дә кызганыч түгел! — дип, үз героеның сүзләре белән җаваплады, шаяртып, Ясәви.
Аннары, җитди итеп:
— Борчылма, кичкә кадәр эшләп өлгертермен, — дип өстәп куйды.
Мин, ышанырга да, ышанмаска да куркып, аның яныннан киттем. Ләкин куркуларым юкка гына булган икән: Ясәви үз сүзендә нык торучан кеше булып чыкты — спектакль башлануга кын әзер иде.
Бу 2 декабрь көне Ясәвинең безне коткаруы белән генә хәтеремдә калмаган. Ул Ясәвинең шушы кичне район сәхнәсендә беренче тапкыр Ә.Мирзаһитовның «Утлы өермәсе»ндә кабатланмас образ тудыруы белән дә истәлекле. Уфада халык театрлары республика смотрында безнең Искәндәр-Ясәви зур уңыш казанды. Аның сәхнәгә һәр чыгуы озак кул чабулар белән озатылды. Үз Искәндәре өчен ул I дәрәҗә Дипломга лаек булды. Ырынбурда зона смотрында шушы ук роль өчен аңа II дәрәҗә Диплом бирелде. Бу чын осталык, актерлык таланты хакында сөйли.
Бу очрак мине аңа ныклабрак карарга мәҗбүр итте. Һәм юкка гына түгел. Әлегә кадәр таныш булмаган кешедә миңа аның бай рухи дөньясы, карашының тирәнлеге һәм мәнфәгатьләренең әһәмиятлелеге ачылды». Бу — 1960 еллар ахырында халык театры режиссеры булып эшләгән Флүр Исмәгыйлов хатирәләреннән алынган юллар.
Ул елларда районга күренекле сәхнә осталары еш килгән, мисал өчен, СССР халык артисты Арслан Мөбәрәков. Алар РМЙда репетиция вакытында таныша. Һәм А.Мөбәрәков Яңавылга һәр килүендә беркайчан да Ясәви йортына керми китми.
Мостай Кәрим дә, безнең районга Яңавыл татар халык театры аның пьесасы буенча әзерләгән «Кыз урлау» спектакле премьерасына килгәч, Ясәви хакында яза. Театр әле яшь һәм яңа, югары статус алуына бер ел да үтмәгән (ул вакытта Башкортстанда халык театрлары дүртәү генә була). «...Театр талантлы кешеләрнең зур төркеме омтылышы һәм хезмәте белән төзелгән. Алар арасында менә дигән актер, нечкә рәссам-декоратор Ясәүи (автор язганча алынды - И.Ш.) кебек ачык сыннар да бар, ул ук яктыртучы да, театрның балта остасы да. Ясәүи — ул исем. №әм аны беркем дә фамилиясе белән атамый. Әгәр анда, Яңавылда, кемнедер мактарга телиләр икән: «Ясәүи кебек бар эшкә дә оста» — диләр», — дип язган хәзер Башкортстанның халык шагыйре.

Иллюзияче

Шул ук Ф.Исмәгыйлов бу турыда менә нәрсәләр хәтерли: «Бервакыт ул миңа:
— Үзешчән сәнгатьтә катнашасым килә, — дип мөрәҗәгать итте.
— Нәрсә белән чыгыш ясарга уйлыйсың?
— Үзенчәлекле жанрда, — дип җаваплады ул, минем уйларымны укыгандай, — фокуслар белән чыгыш ясаячакмын.
Шуннан нәрсә, дисезме? Уфада республика смотрында конкурс жюрие Ясәви Фәтхетдиновка II дәрәҗә Диплом тапшырды». Барлык концертларда да — район сәхнәсендә булсынмы, игенчеләр янында басудамы — ул, һичшиксез, үзенчәлекле жанрда чыгыш ясаган. Бу яңа, кызыклы нәрсә булган. Аның пистолет, тавык, йомырка ярдәмендә күрсәткән фокусларын күпләр әле дә хәтерлидер...

Рәссам

1959 елдан 1970 еллар башына кадәр Яңавыл татар халык театрының барлык спектакльләрен рәссам Я.Фәтхетдинов бизәгән. Күпме хезмәт, фантазия салынган һәм аларның берсе дә икенчесен кабатламаган.
Ясәви Шәмсиәхмәт улы, эшчәнлек төре буенча иҗади хезмәткәр буларак, барлык буш вакытын иҗатка багышлаган. Ул республика үзешчән рәссамнар картиналары күргәзмәләренең даими һәм алыштыргысыз катнашучысы булган (мәсәлән, 1958 елның апреле). Ул чорларда аның «Колхозда телевидение подстанциясен урнаштыру», «Карман колхоз ГЭСы», «Ял көне», «Бүә» һ.б. картиналары киң билгеле булган. Аларның кайберләренең фоторепродукцияләре республика матбугатында да басылып чыккан. Аның үзешчән рәссамнар күргәзмәләрендә куелган картиналары турында барлык республика гәзитләре, «Сельская жизнь» гәзите язып чыккан, алар, «автор заман темасын яктыртырга омтыла», дип билгеләгән. Сәнгатьтә ирешкән уңышлары өчен берничә Мактау грамотасы белән бүләкләнгән. Район кулланучылар берлегендә рәссам булып эшләгәндә поселоктагы кибетләрнең, ашханәләрнең фасадлары, аларның эчке сәнгати бизәлеше — боларның барысы да аның кулы белән эшләнгән. Район кулланучылар берлеге ашханәсе һәм ресторанның эчке бизәлешенең үзенчәлеге һәркемне таң калдырган. Биредә Фәтхетдиновның оста куллары «эш иткәнен» барысы да белгән. Хәтерегездә булса, элек һәр предприятиедә стена гәзите чыга иде. Ә райпода 1966-1967 елларда ул «Кооператор» дип аталган. Әлбәттә, монда да Я.Фәтхетдиновтан башка булмаган. Гәзит бизәлешенә иҗади якын килеп, ул мәкаләләр эчтәлеген ачып бирү өчен кызыклы рәсемнәр уйлап таба торган булган. Нәтиҗәдә форма һәм эчтәлек бердәмлеге барлыкка килгән. Мәсәлән, җиңүчеләр — ракеталарда, алдынгылар — самолетларда очкан, артта калучылар — арык атта чак-чак өстерәлеп барган.

№әвәскәр кинооператор-кинорежиссер

1964 елга кадәр Яңавыл шәһәре авыл хуҗалыгы, тимер юл станциясе белән генә дан тоткан булса, бу вакыттан соң ул нефтькә бай төбәккә әверелгән. Яңа кешеләр, яңа һөнәрләр барлыкка килгән. Авыл хуҗалыгы арытаба үсеш ала, авыллар тагын да ямьләнә төшә, инфраструктура, тормыш артериясе — юллар челтәре үсә. Боларның барысын да киләсе буыннар өчен тасмага төшереп калдырырга кирәк була.
Ул чорларда республикада күпләр үзлегеннән кино төшерү белән шөгыльләнгән, hәвәскәр киночыларның слетлары, семинарлары, конкурслары үткәрелгән. Я.Фәтхетдиновның сәнгать өлкәсендә һәр яңалыкка һәвәслеген белгәнгә күрә, ул «КХН» идарәсендә эш башлау белән үк, аңа парткомда профком белән берлектә кинога төшерү белән шөгыльләнергә тәкъдим итәләр. Төшерү аппараты сатып алалар (тәүдә ул — «Киев», аннары — автоматик «Красногорск» була). Ул кыска гына вакыт эчендә яңа эшне үзләштерә һәм кино төшерә башлый. Ф.Ш.Фәтхетдинов нәрсә генә эшләмәсен, барысын да мавыгып башкарган. Шулай итеп, 1967-1981 елларда ул «КХН» идарәсенең рәсми булмаган киностудиясенең рәсми булмаган мөдире дә булып тора. Ул — район турында 10нан артык документаль кыска фильм авторы, шул исәптән, Яңавыл нефтьчеләре турында «Нефтькә юл», «Беренче Май демонстрациясе», «Җиңүчеләр», «Пионер җәе», «Яңавыл», «Коммунистик өмә», «Яз бәйрәме», «Кышны озату», «Балыкчылар бәйрәме», «Яңа нефть ятмаларын үзләштерү» фильмнары. Республика һәвәскәр фильмнар смотр-конкурсында (1968) «Нефтькә юл» эше II урын яулаган. Бу фильм Мәскәүдә Бөтенсоюз һәвәскәр фильмнар конкурсында (12-22.12.1969) катнашкан һәм I дәрәҗә Диплом, истәлекле медаль белән бүләкләнгән һәм Башкортстан телевидениесе буенча (9.11.1972) күрсәтелгән. «Яңа нефть ятмаларын үзләштерү» фильмы СССР оештырылуга 50 ел тулуга багышланган республика үзешчән кино сәнгате фестиваленең III дәрәҗә Дипломы белән бүләкләнгән һәм Бөтенсоюз смотрына катнашучы итеп билгеләнгән. «Җиңүчеләр» фильмы Беренче Бөтенсоюз хезмәтчәннәр үзешчән сәнгать иҗаты фестиваленең II дәрәҗә Дипломы белән бүләкләнгән. Я.Фәтхетдинов шулай ук Т.Шәриповның Куйбышев исемендәге колхоз хезмәтчәннәре һәм үзешчән артистлары турында «Чор җырлары» поэмасы буенча да фильм (1969) төшергән.
1977 елда Башкортстан телевидениесе «Киноһәвәскәр объективы» тапшыруында аның фильмнары һәм аның үзе турында сөйләгән, төшерү тугыз көн дәвам иткән.

Дан-шөһрәткә юл

Я.Ш.Фәтхетдинов «Нефтькә юл» дип аталган тәүге фильмын 1968 елның җәендә Октябрьский шәһәрендә республиканың транспорт алдынгылары слетында күрсәткән, ә 1969 елда В.И.Ленинның тууына 100 ел тулуга багышланган республика һәвәскәр фильмнар смотрында катнашкан. Якташыбызның фильмы, икенче урын яулап, Бөтенсоюз киноһәвәскәрләр смотрында катнашу өчен кандидатлар исемлегенә кертелгән һәм иң яхшы һәвәскәр фильмнар рәтендә «зәңгәр экран»нарда күрсәтелгән. Катгый документаль төстә төшерелгән бу фильм кышкы катлаулы шартларда Яңавыл «кара алтын» суыртучыларының нефтькә ничек юл салулары, стихияне җиңүләре турында сөйли.
«Профсоюзлар — коммунизм мәктәбе» девизы астында үткән Бөтенсоюз һәвәскәр фильмнар конкурсы Мәскәү шәһәрендә (12-22.12.1969) уздырылган, аның рәисе кинорежиссер, СССР халык артисты Г.Л.Рошаль булган. Конкурста катнашучыларны космонавт Алексей Леонов та (Я.Фәтхетдинов аны чыгыш ясаган вакытта фотопленкага төшереп алырга онытмаган) сәламләгән. Бу конкурста 1700дән артык үзешчән киностудия һәм түгәрәк, 2500дән артык һәвәскәр кинокартина төшергән йөзләгән автор катнашкан. Якташыбызның каралы-аклы тасмага төшерелгән «Нефтькә юл» эше конкурс Дипломы белән билгеләнгән. Шунысы кызыклы, республика смотрында иң яхшылары дип танылган һәм Бөтенсоюз конкурсында катнашкан 6 фильмнан берсе дә приз алмаган, хәтта төсле итеп төшерелгән һәм республика смотрында беренче урын яулаганы да. Ә «Яңа нефть ятмаларын үзләштерү» фильмы («Нефтькә юл» картинасының дәвамы) СССР оештырылуның 50 еллыгына багышланган республика үзешчән кино сәнгате фестивалендә (1972) 25 авторның 62 документаль һәм уен фильмы арасында III дәрәҗә Диплом белән бүләкләнгән һәм Бөтенсоюз смотрында катнашучы итеп билгеләнгән. «Ясәви Фәтхетдинов... фильмны чынлап та катлаулы шартларда төшергән, анда иң төп нәрсә — авторның төшерелгән материалга карата мөнәсәбәте ачык күренә, биредә җиңел булмаган, әмма игелекле хезмәт киеренкелеге сизелә», — дип язган гәзитләр.
Район турында шушы һәвәскәр фильмнар район Мәдәният йортында да күрсәтелгән. Яңавыл җире куеныннан «кара алтын»ның нинди шартларда суыртылуын, Кышны озату бәйрәменең, хезмәтчәннәрнең Беренче май демонстрациясе ничек узуын яңавыллылар, читтән торып, экраннан күзәтүче буларак караган.
Бу фильм, үткән смотрларда җиңүче буларак, инде 1977 елның 29-30 гыйнварында уздырылган республика һәвәскәр фильмнар смотрында да күрсәтелгән.
Ә «Җиңүчеләр» фильмы Бөтенсоюз хезмәтчәннәренең үзешчән сәнгать иҗаты фестивалендә (1977) II дәрәҗә Диплом белән бүләкләнгән...

Тарихта калдырган эз

Яңавыл тарихи-туган якны өйрәнү музеенда Я.Ш.Фәтхетдиновның үз куллары белән үзенчәлекле, кабатланмас, матур итеп бизәлгән, кызыл бәрхәт белән тышланган зур альбом саклана. Анда авторның гына түгел, ә бөтен районның 1950-1980 еллардагы мәдәни тормышы чагылдырылган. Ясәви ага аны кызлары Рәмилә Галимова һәм Гүзәл Гыйндуллинага багышлаган, ә алары, үз чиратында, альбомны ихлас күңелдән районның туган якны өйрәнүчеләренә бүләк иткән.

Сүз уңае, аның биографиясенең тагын бер рәсми булмаган өлеше. 1952 елда ул Рәйсә исемле кызга өйләнә, бергәләп ике кыз тәрбияләп үстерәләр. Бүген аларның үз гаиләләре бар, Ясәви аганың оныклары үсә.

Ул нәрсәгә генә алынмасын, барысын да «оныклары» өчен — сезнең белән безгә, безнең балаларыбызга дип эшләгән. Бу еш кына рәхмәтсез, түләүсез эш булган. Без районның рухи тормышы башлангычында торган шундый кешеләрне белергә, аларга тиешле ихтирам күрсәтергә тиеш. Ә иң зур хөрмәт — алар турында истәлекнең яшәве. Аның картиналарын җыеп, күргәзмә оештырсаң иде дә бит... Вакытында ул аларны мәктәпләргә, предприятиеләргә, оешмаларга бүләк иткән. Бушлай. Бернинди түләү таләп итмичә. Чөнки сәнгать көченә, аның кешеләр тормышын матуррак, яхшырак итәргә сәләтле булуына ышанган. Ул булдыра алганның барысын да эшләгән. Тагын да күбрәк эшләр иде. Ләкин декабрь ае көннәренең берсендә йөрәге күтәрә алмаган... Ә бит аңа әле 59 яшь тә тулмаган була.

Бу мәкаләне язганда республика һәм Яңавыл район гәзитләре язмалары, Яңавыл тарихи-туган якны өйрәнү музее материаллары, замандашларының хатирәләре файдаланылды.

Кайда, кайчан басылган:
1) "Яңавыл таңнары", 2003 ел, 85, 87, 88 саннар. 2) Шангареев И. Да, были времена, богатыри - не мы... Кн. "Твои люди, Янаул", стр. 32-37. ГУП РБ Янаульская городская типография, 2010.