Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

ЭЛЕКМЕ... ЭЛЕК! (А вот раньше!)

Категория: 
Дата написания: 
07 марта 2024

ЭЛЕКМЕ... ЭЛЕК!

Хәзер дөньяда хәлләр шундыйрак – кая карама зәхмәт, урамга чыгарга да куркыныч. Әмма чыгарга кирәк, болай да картлар “өй тавыгы”на әверелеп бетте инде. Ярый, анысы анысы әле ул. Урамга чыксаң, шуңа игътибар итәсең: матур, күзне иркәләрлек киенгән кешеләр бик сирәк очрый. Яшьләрне әйтәсе дә юк – алар барысы да лыстыр киенгән, кайбер “бомж”лар да алардан матуррак күренә. Мин ул киемнәрне ничек сүрәтләргә дә белмим! Кызларда ярты метр киңлегендәге кыска балаклы чалбар, аякларында авыр, чак сөйрәштереп йөргән калын табанлы солдат ботинкалары, капчык кебек, җирдән сөйрәлгән диярлек, төсен берничек тә аңлатып булмый торган кышкы куртка, башларында “я каска түгел, я маска түгел”, дигәндәй, баш киеме. Я гармун күреге кебек сырланып беткән ике балаклы (киң, я тар) җиңсә (“джинсы”да дигән булалар инде). Олырак хатын-кызларның кайберләре дә шундыйрак. Кайбер егетләр ак ноские 20 сантиметр күренеп торган кыска балаклы, сыланып торган чалбар кигән... Кайберләрендә шул ук капчык куртка. Модадыр инде бу... Әмма элек мода адәм рәтлерәк иде... Яшь чакларны искә алам да... Әйе, атасы булмаган, я ишле гаиләләрдә үскән балалар гади, кайтышрак киенде, әмма болай ук түгел иде. Кем мулрак яшәде, алар матур киемнәрдә йөрде. Кибеттә бик яхшы тегелгән костюмнар да юк иде. Хәтеремдә, бик кирәк булгач, Яңавылда эзләп-эзләп тә таба алмагач, бик сәер тегелгәнен сатып алырга туры килгән иде... Кыенсынып-гарьләнеп булса да, киеп йөрдем, тик нишлисең, әнкәй 12 сум пенсия ала иде. Соңрак, гәүдәмә туры килгәнен тапмагач, мин аларны тектереп кенә кидем, дияргә була. Ә бит хәзер гаиләләрдә күпчелек 1-2 бала үсә. Кем әйтмешли, ишлеләренә дә дәүләт ярдәм итә кебек... Кибет тулы матур гына тегелгән кием тулып ята. Бу – шул зәвык, культура аксаганнан киләдер инде. Аннан чит ил фильмнарындагы яшь-җилкенчәк тә үрнәк булып торадыр, дип тә уйлыйм. Шул каһәр төшкән “запад” шаукымы, диимме.
Мыжыдым инде, гафу итегез! “Кем ничек тели, шулай киенә, анда синең ни эшең бар!!!” – дип, ажгырып, сүгеп ташлаучылар да табылыр, табылмый калмас, “мир не без добрых людей”... Сүксә, сүгәр... Әмма мин дөньяны шулайрак күрәм. Һәм аны матуррак итеп күрәсе килә бит әле, Ходайның рәхмәте төшкере!
7.03.2024.
Инсур Мөсәнниф.