Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

САПЕР ХЕЗМӘТЕ ҖИҢЕЛ БУЛМАДЫ

Дата написания: 
09 мая 2023

Фашистик Германияне Җиңүгә 30 ел
САПЕР ХЕЗМӘТЕ ҖИҢЕЛ БУЛМАДЫ

Сугышның тәүге көннәрендә үк Хаҗи Муллагалиев, яндырылган шәһәр һәм авыллар өчен, тол калган хатыннар һәм аналар күз яше өчен дошманнан каты үч алырга ант итеп, Туган илне сакларга фронтка китә.
– Сугышның беренче елларында авыр булды, – дип искә ала бүген ветеран. – Чигенергә туры килде. Ә без, саперлар, иң соңгылар булып чигендек. Юлларга мина салдык, күперләрне шартлаттык. Мин Смоленск янында булган бер эпизодны һич оныта алмыйм. Безнең гаскәрләр күперне чыккач, аны шартлатырга, дошманга калдырмаска приказ бирелде. Фашистлар бертуктаусыз пулеметтан һәм автоматтан аталар. Күпергә ут астында шуышып бардык. Күп тә үтмәде, немецлар атакага күтәрелде. Алар күпернең уртасына җитү белән ул җимерелде. Приказ шулай үтәлде.
Хаҗи Муллагалиев бөтен сугыш юлын сапер булып үтте. Мәскәүне обороналауда, Тула, Орша, Борисово шәһәрләрен, Литва һәм Польшаны азат итүдә катнашты. Дошманны үз өнендә тукмады. Кенигсберг һәм Пилау крепостьларын алу буенча сугышларда күрсәткән батырлыгы өчен аңа Верховный башкомандующий рәхмәте белдерелде.
Неман елгасын кичү өчен иптәшләре белән аңа ике күпер төзергә туры килә. Дошманның артиллерия һәм пулемет уты астында эшләделәр, ә приказны срогында үтәделәр. Елганы кичүдә массовый героизм күрсәткән өчен частька “Неманская” исеме бирелде. Ә ефрейтор Муллагалиев “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнде.
Солдат хезмәте – авыр хезмәт. Саперларга тагын да авыррак. Ул гомерендә бер генә тапкыр ялгыша.
– Дошман явыз иде, – дип сөйли Хаби бабай. – Ул кайларда гына үлем зарядлары калдырмады. Әмма кайда гына яшермәсен, саперлар барыбер таптылар, зарарсызландырдылар. Һәм безнең минадан да аз үлмәде фашист.
Ефрейтор өчен сугыш дошман җирендә тәмамланды. Канлы сугыш еллары артта калды. Хәрби хезмәте медальләр белән билгеләнгән солдат туган авылына, Уралга кайтты. Озак еллар “Большевик” колхозында балта остасы булып эшләде. Яхшы эшләгәне өчен һәр елны аңа бүләкләр тапшырылды.
И. ШӘҢГӘРӘЕВ, авыл хәбәрчесе.
Кайда басылган: “Коммунизм таңы” Яңавыл район гәзите, 8 апрель, 1975 ел, № 43 (4831).

Комментарии

БӨЕК ҖИҢҮНЕҢ 78 ЕЛЛЫГЫ