"Минем шигыремә язган җырны..."
Инсур МӨСӘННИФ
***
Минем шигыремә язган җырны
Тыңлагачтын күз-яшь аралаш,
Күз яшьләрен сөртеп кул сыртына,
Миңа тагын текләп карагач,
Әйтте миңа, ахры, бик аптырап:
“Каян килә сиңа бу уйлар?!
Шушы җырның барлык сүзләрен дә
Син язгансың, диеп кем уйлар?!
Каян табасың син шундый сүзләр,
Ышанасым килми, аптырыйм...
Шагыйрьгә син һич тә охшамыйсың,
Кулларың да, әнә, калтырый...”
“Яшьтәш, диим микән инде сине,
Ни дисәм дә, һаман ышанмый,
Утырырсың инде, гом(е)рең буе,
Бер мыскал да кире тайчанмый.
Шагыйрьләр дә синең кебек кеше,
Синекедәй үтә гомерләр.
Тик нигәдер минем җаным көйгән,
Анда калган бары күмерләр.
Шул…
