Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

БҮГЕН ЧЫРШЫДАН БАЙЛЫК ЯВА

Категория: 
Дата написания: 
05 октября 2023

Инсур Мөсәнниф
Ышансаң – ышан, ышанмасаң – юк,
Яки Уены-чыны бергә
БҮГЕН ЧЫРШЫДАН БАЙЛЫК ЯВА

Мин бераз ырым-шырымнарга ышана торганрак кеше. Шуңа да шундыйрак төрле хәлләргә игътибар итәмдер. Мисалга, машинада барам һәм, үч иткәндәй, нәкъ машинам алдыннан юлымны кара мәче кисеп үтә. Башкаларныкыннан түгел, ә нәкъ минекеннән!!! Аны тирги-тирги, белгәнемне укый-укый, юлымны дәвам итәм, чөнки, туктап, кире борылырга инде мөмкин түгел! Каядыр барырга чыксам, хәтерсезлегем аркасында, көн саен диярлек фатирга кире керүемне әйтеп тә тормыйм. Әле газны сүндермәдем кебек, әле машина ачкычы, я “права” торып калган һ.б. Тагын юлым уңмаячак бит инде... Хәер, моннан котылу юлы бар: яңадан ишектән чыгып китәр алдыннан, көзге каршына басып, аңа телегезне күрсәтегез! Мин шулай итәм. Булыша бит! Менә кичә юлымны соры песи кисеп чыккан иде, шуңа бүген йокыдан төнге БЕРДӘ үк тордым! Каһәр суккыры! Интернетны кабызып, октябрь ае сынамышларын эзләргә тотындым. Башкаемның тагын ниләр күрәсе бар икән?! Тулы айга сынамышларны, түземлегегез җитсә, ахырда укырсыз, мин тәүдә бүгенгәгесен язам әле.
БҮГЕН
– төшкә кадәр йоклаучыларны якын киләчәктә йокысызлык һәм акча кытлыгы көтә;
– чит кешенең урын-җиренә ятсаң, аның чир-сырхаулары күчәргә мөмкин;
– төрле бәла-каза чакырырга теләмәсәгез, кырмыска оясын туздырмагыз, җилне тиргәмәгез, җилгә карап сүгенмәгез, төкеренмәгез, җиргә типмәгез, таяк, чыбыркы белән сукмагыз;
– иске себеркегезне яндырырга уйласагыз (янгын куркынычы сәбәпле, тыюлар бетте, ахры), иртәгә яндырыгыз, югыйсә аның көле белән гаилә бәхете дә җилгә очарга мөмкин;
– шомырт яфраклары коелып бетсә – тиздән кыш башлана;
– пәрәвезләр очса – көз әле озак торачак;
– каенда яфраклар күп калса – кар соң ятачак;
– нарат күркәләре аз икән – кыш йомшак һәм карлы булачак.
Күркә дигәннән. Халык, әҗәлең җитсә, күркә таптап үтерер, ди. Шулай булгач, күркә асраучылар саграк булсын иде. Бүгенгә кагыламы икән, юкмы, белмим. Темадан читкә киттем, гафу итегез. Сүз агач күркәсе хакында бара иде. Наратныкы булды, ә чыршыныкы? Менә ичмасам аның күркәсе күркә икән! Менә ни дип әйтеп калдырган борынгы ата-аналарыбыз:
БҮГЕН БАШЫГЫЗГА ЧЫРШЫ КҮРКӘСЕ “ДЫҢК” итсә, ТИЗДӘН БАЕРГА ТИЕШСЕЗ, ну, миллионер! Ә инде ИКЕ ШТУК килеп төшсә, триллионер! Бирсен ХОДАЙ! Шулай булгач, БҮГЕН... көне буе чыршы төбендә басып торыгыз, ну, алар секунд-минут саен төшеп тормый бит инде! Чит-ятлар постеленә дә ятмассыз, ыһым-ыһым!.. Күркә башыгызга төшәргә уйлап та карамаса, аптырап калмагыз, кәүсәсенә кушаяклап тибегез, ярты күркә булса да төшми калмас! Яртылаш миллионер булу да начар түгел!
5 октябрьнең символы да бар икән әле, ул да булса – усак агачы. Халык бу агачны бик сизгер дип исәпли, чөнки алар аз гына җилне дә сизә һәм калтырана башлый. Аның астында басып торырга теләүчеләр дә табылыр (чит урын-җирне дә онытып торырсыз, ыһым-ыһым!), бәлки, имеш, бу агач бәла-казадан котылырга, авыртуны басарга, “кара көчләр”не куарга ярдәм итә икән, чөнки БҮГЕН Җир өстенә “кара көчләр” йөрергә чыга, шунлыктан алардан сакланырга теләсәгез, усак ботакларын коймага, капкага, өйнең төрле почмакларына куеп чыгыгыз. Әбәзәтелни!!!
Инде, туганнар, ТУЛЫ АЙГА СЫНАМЫШЛАР
1-4ләре узды инде, әмма, чүтеки (всё-таки)
1 октябрь – әгәр бу көнгә торналар җылы якка китеп бетсә, Покрау көнне (14 октябрь) беренче суыкларны көтегез. Әгәр бүген җылы булса, 2 ноябрьгә кадәр көннәр суытмый.
2 октябрь – бал кортларын кышка әзерли башлыйлар.
3октябрь – бу көнне җил көнчыгыш яки көнбатыштан иссә – яңгырга, көньяк җиле – җылыга, төньяктан искәне – салкынга ишарә.
4 октябрь – бүген көн нинди, алдагы 4 атна да шундый булачак. КИЧӘ көн кояшлы булды, алдагы 30 көн дә шундый булыр, ин ша Аллаһ!
5 октябрьдә каен яфраклары коелып бетмәсә, кар соң ятар.
6 октябрьдән чын көз – елның өченче фасылы башлана.
7 октябрьдән көн сизелерлек кыскара, төннәр караңгы һәм озын.
8 октябрь – бу көнне беренче кар төшсә, 21 ноябрьдә кар ятар.
9 октябрь – беренче кар бу көнне төшсә, ә чия агачында бер яфрак та калмаса, тиздән кыш җитәр.
10 октябрьдә көннәр коры икән, кыш әле тиз генә килмәс.
11 октябрьдә куяннар соры тунын алыштырмый икән, кыш әле килергә ашыкмый. Коры яфраклар җиргә кире ягы белән ята икән, киләсе елда муллык килер.
12 октябрьдә күктә йолдызлар күп булса, көз коры килер.
13 октябрь каен һәм юкә Покрауга кадәр яфрагын коеп бетерсә, ел уңай килер. Әгәр алар берәм-сәрәм калса, кыш суык булыр.
14 октябрь – Покрау. Бу көнне төшкә кадәр көз, төштән соң – кыш. Покрау нинди, ел шундый.
15 октябрь – көн яңгырлы икән, кыш суык килер. Җил көньяктан иссә, кыш җылы булыр. Явым-төшем юк, күк йөзе чиста икән, тиздән суытыр.
16 октябрь – соры болытлар түбән йөзсә, көн бозылыр.
17 октябрь – җил тынса – көннәр суытыр.
18 октябрь – әгәр ала каргалар һәм чәүкәләр һавада очып уйный, ә болытлар җилгә каршы йөзә икән, кар явар.
19 октябрь – кар төшкәләсә, киләсе ел җәе җылы, уңыш мул булыр.
20 октябрь – агачта яфраклар коелып бетмичә, кар яуса, тиздән эреп бетәр.
21 октябрь болытлар җиргә салынып торса, тиздән суытыр.
22 октябрь түбәләрдә боз сөңгеләре күренсә – көз китәргә ашыкмый дигән сүз.
23 октябрьдә айның “мөгезе” төньякка карап тора икән, тиздән суыклар башланыр. Көньякка караса – бер атна җылы торыр. Көнчыгыш яки көнбатышка юнәлсә – көчле суык җил көтегез.
24 октябрь иртән кар очса, кыш суык килер.
25 октябрьдә йолдызлар якты яна икән – суыта, тонык икән – җепшек карга, зәңгәр төсмер белән балкып янса – кар көтегез. Балкучы йолдызлар бик күп икән, киләсе елда борчак уңар.
26 октябрь көньяктан бик тиз агучы болытлар я яңгыр, я кар алып килә.
27 октябрьдә аякка иярерлек пычрак икән, 4 атнадан чын кыш килер.
28 октябрьдә – аяз күктә ай зур алкалар белән киртәләнә икән – суыкларга, әгәр түгәрәкләр кызыл булса – җил һәм карга ишарә.
29 октябрьдә җир яртылаш яфрак, яртылаш кар белән каплана.
30 октябрьдә яңгыр яуса – кыш суык килер. Аяз булса, җылы кыш көтегез.
31 октябрьдә айның мөгезе төньякка караган, ә болытлар көньякка таба йөзә икән, якын көннәрдә явым-төшем көтелми. Әгәр “мөгез” көньякка карап, болытлар төньякка таба юл алса, ноябрьдә яңгырлы көннәр башланыр.
Һәм ИҢ МӨҺИМЕ – Кояш кичтән батса, иртән мотлак чыгар!!!
Тулырак: https://tuganaylar.ru/news/hәbәrlәr/oktyabrg-khalyk-synamyshlary?ysclid=lncf4wslcv663740684
Ә сез ырым-шырымга ышанасызмы?
5.10.2023.